"Кечкенә Тукайның илһам чыганаклары"
Китапханәбез очрашулар, бәйрәмнәр, квн-квизлар белән гөрләп тора.
Менә бүген дә 2 нче гимназиянең 4нче сыйныфы укучылары өчен бик күңелле театральләштерелгән экскурсия узды. Биредә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әкиятләрендәге геройлар җанланып, вакыт эчендэ сәяхәт иттек. Балалар кечкенә Апуш белән бергә Су анасының интеллектуаль биремнәрен үтәп, Күбәләкнең музыкаль уенында катнашып, Шүрәле белән хәрәкәтле уеннарда үзләрен сынап карадылар.
Әгәр сине бу тамаша кызыксындырса, китапханәбезгә рәхим ит!