Центральная детская библиотека

"Язгы тамчылар"

Ямьле яз җитүен хәбәр итеп, кояш гадәттәгедән ныграк җылыта, кошлар чыркылдаша, күңелләр каядыр җилкенә.

 

Шундый кояшлы иртәдә безнең китапханәдә табигатькә багышланган «Язгы тамчылар» дип аталган квест үтте. Анда балалар әти-әниләре белән бергә язгы чәчәкләр, күчмә кошлар турында кызыклы фактлар белделәр, нинди хайваннарның кышкы йокыдан уянуын искә төшерделәр, кроссвордлар чиштеләр, лото җыйдылар һәм музыкаль-хәрәкәтле уеннар да уйнадылар.

 

Ә иҗат остаханәсендә «Яз символы - умырзаялар" күләмле картинасын иҗат иттеләр.