"Без - Тукай оныклары "
"Татарча да яхшы бел” проектына бүген 100нче номерлы балалар бакчасы нәниләре килде. Алар “Без - Тукай оныклары” дип исемләнгән матур чарада катнаштылар.
Шаулап-гөрләп яз килгәндә, зәңгәр көк йөзендә кояш балкыганда, кошлар сайраганда безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай дөньяга килгән. 27 ел гына яшәп калса да, безгә бәяләп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты халкыбыз тарихында иң яхшы, иң матур сәхифәләребезнең берсе.
Балалар белән дә шагыйрьнең балачагына, иҗатына сәяхәт ясадык. Шигырьләрен сөйләп куандык, җырларын искә төшердек. Ә әкият геройлары Шүрәле белән Былтырның килүе, Күбәләкнең моңлы җырлавы бәйрәмебезне тагы да ямьләндереп җибәрде. Чарабыз ахырында Апуш та килеп, балаларыбызның белемнәрен сынап карады. Нәниләр бу юлы да сынатмады, дөрес, төгәл җаваплары белән сөендерде.
Бәйрәмебез, гадәттәгечә, татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел ” җыры белән тәмамланды.