"Китап дөньясы"
Каталоглар, формуляр, китап стеллажлары нәрсә ул һәм нинди китапханәләр була?
Бу һәм башка кызыклы сорауларга Түбән Кама муниципаль районының 8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 б сыйныф укучылары “Китаплар патшалыгында“ дип аталган китапханә дәресендә җавап бирделәр.
Малайлар һәм кызлар китапханә грамоталылыгы нигезләре белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Балалар мавыктыргыч китаплар дөньясына чумып, күп яңалыклар белделәр һәм танып-белү уеннарында дәртләнеп катнаштылар.