Центральная детская библиотека

"Илһам чыганагы"

Бүген безнең китапханәдә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның өч илһам чыганагына багышланган балалар өчен мавыктыргыч экскурсия узды! 

 

8 нче урта мәктәпнең 5нче сыйныф укучылары Тукай Апуш белән әкияти атмосферага чумдылар һәм балаларны кызыклы биремнәре белән мавыктырган серле Су Анасы, шаян Шүрәле һәм назлы Күбәләк белән очраштылар.

 

Финалда һәр катнашучыны күңелле бүләк - Габдулла Тукайның искиткеч блокнотлары көтә иде! Хәзер балалар безнең экскурсия белән илһамланып, тылсымлы дәфтәрләргә үзләренең беренче шигырьләрен яза алачаклар.