"Телләр белгән, илләр гизгән"
21 нче февраль - Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Шул уңайдан, "Татарча да яхшы бел" проекты кысаларында, үсеп килүче буында туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне күз уңында тотып, китапханәче кызларыбыз 7нче номерлы балалар бакчасында бик матур чарада катнаштылар.
Телебезне, мәдәниятебезне, язучы-шагыйрьләребезнең иҗатын өйрәнү максатыннан ике команда катнашында квн уены үтте. Анда 7нче һәм 15нче балалар бакчалары нәниләре көч сынашты.
Уен формасында оештырылган чара малайларның һәм кызларның телгә, үз халкының мәдәниятенә, әдәбиятына карата кызыксынуын арттырды, туган тел, туган ил турындагы белемнәрен киңәйтте.
Патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышлап, аның туган теленә, иленә мәхәббәт белән сугарылган шигырьләре, китаплары тупланган күргәзмәбез дә бу чараны бизәде.
Барлык телләр дә матур. Туган телегезне онытмагыз, яратыгыз, аны саклагыз һәм аның белән горурланыгыз!