Центральная детская библиотека

"Уз кулларым белән бүләк"

Ватанны саклаучылар көне-патриотлык, батырлык һәм гражданлык җаваплылыгы символы. Бу көнне хәрби хезмәткәрләрне, ветераннарны, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны һәм көч структуралары хезмәткәрләрен генә түгел, ә барлык ир-атларны -
әтиләрне, бабайларны, улларны һәм абыйларны да котлыйлар.

 

«Иҗат итү җиңел» арт – терапия проекты кысаларында балалар 23 февраль бәйрәме турында кызыклы фактлар белделәр, Борис Никольскийның «Солдатская школа» китабыннан төрле гаскәрләр солдатларының тормышы белән таныштылар һәм әтиләре, бабайлары һәм абыйлары өчен үз куллары белән уникаль бүләкләр булдырдылар.