"Батыр ил сакчылары"
Бәйрәм көннәре арасында үзенчәлекле бер көн бар, ул - 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне.
Бүген сабыйларга әти-әниләре янында белем багажын тулыландыру гына түгел, ә үзләренең эрудицияләрен, тапкырлыкларын, җитезлекләрен һәм реакция тизлеген дә күрсәтергә кирәк иде.
Балалар хәрби һөнәрләрне, хәрбиләрнең баш киемнәре исемнәрен искә төшерделәр, төгәллек һәм җитезлек буенча ярыштылар.