Центральная детская библиотека

"Тукайлы балачак"

"Тукайлы балачак" әдәби клубына йөрүче яшь укучылар бөек татар шагыйре һәм язучысы Габдулла Тукай әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар белән таныштылар. Балалар Тукай әсәрләрендә күтәрелгән идеяләрне, матур иллюстрацияләрне кызыксынып һәм сокланып күзәттеләр. Мультфильм караганнан соң, балалар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар, үзләренә ошаган персонажлар турында фикер алыштылар.