Центральная детская библиотека

"Минем яраткан шәһәрем"

Арт-терапия "Иҗат итү җиңел".
Бүген без гаҗәеп, мавыктыргыч «Граттаж» исемле рәсем техникасы белән таныштык. Балаларның "Минем яраткан шәһәрем" темасына әкияти, кабатланмас, эффектлы эшләре килеп чыкты..."

 

Граттаж — ул кара төстәге фон белән капланган кәгазь битен үткен инструмент белән тырнау ярдәмендә рәсем ясау ысулы. Нәтиҗәдә оригиналь контраст композицияләр килеп чыга. Бу техниканың исеме французча (gratter) сүзеннән килеп чыккан, тәрҗемәдә ул «скрести, тырнау» дигәнне аңлата. Аның тагын бер исеме бар-воскография. Башкару техникасы һәркемгә ачык, ә процесс олыларны да, балаларны да мавыктыра.