"Май чабу"
Халык бәйрәмнәре, күңел ачулар кебек шатлыклы вакыйгалар тормышыбызны һәрвакыт бизәп тора.
"Май чабу" -кышкы бәйрәмнәрне тәмамлаучы һәм яз башлануын алдан хәбәр итүче иң күңелле халык бәйрәмнәренең берсе ул!
Бүген без 16 нчы балалар бакчасы белән берлектә бу күңелле бәйрәмне уздырдык. Балалар Масленица традицияләре турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр, җырлар җырладылар, биеделәр һәм мавыктыргыч уеннарда катнаштылар.