«Халыклар бердәмлеге - Россия көче»
Бүген 19 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Пушкин картасы" программасы кысаларында оештырылган «Халыклар бердәмлеге - Россия көче» интеллектуаль уены узды.
9 нчы сыйныф укучылары үз илләренең тарихы һәм мәдәнияте белән мавыгып, команда ярышына бик теләп керештеләр. Һәр команда Россия халыкларын берләштерүче төбәкләрнең гореф-гадәтләрен һәм тарихи фактларын, символикасын һәм мәдәни үзенчәлекләрен яхшы белүен күрсәтергә омтылды.