Центральная детская библиотека

«Кечкенә Бануның тарихы»

2 март көнне Дәрҗия Аппаковага 120 яшь тулды. Аның әсәрләре балаларга әхлак тәрбиясе бирү ягыннан отышлы: ул гадел, батыр, ярдәмчел, тәртипле булырга өйрәтә. Бүген 7 сыйныф укучылары белән китапханәдә  «Кечкенә Бануның тарихы» исемле әдәби сәгать уздырдык. Укучылар китапның төп герое булган Бануның авыр балачагы, ачы язмышлы тормышы белән таныштылар.