Центральная детская библиотека

"Көн дә игелек эшлибез"

Игелек - гади әйберләрдән башлана: елмаю, ярдәм итү, ихлас игътибардан. Ул көчле сүзләр яки батырлыклар таләп итми, ләкин безнең тирәдәге дөньяны үзгәртергә сәләтле...

 

Бүген безнең китапханәдә «Көн дә игелек эшлибез!» дигән әдәби квест узды. Проектка килгән балалар ата-аналары белән этаплап биремнәрне үтәделәр: кроссвордны чиштеләр, яхшылык турында әсәрләрне искә төшерделәр, игътибарлылык һәм тизлек буенча биремнәрне үтәделәр. Иҗат остаханәсендә кошлар өчен игелекле эш – җимлек ясадылар.