"Халык бердәмлеге - Россия көче"
Бүген, дәүләт инициативасы ярдәмендә, Россиянең һәр яшь гражданины күпмилләтле Ватаныбызның мәдәни мирасына кагылу өчен уникаль мөмкинлек ала.
Пушкин картасы кысаларында "Халык бердәмлеге - Россия көче" интеллектуаль уены — яшьләргә безнең чиксез илебез территориясендә яшәүче төрле мәдәниятләр, тарих һәм гореф-гадәтләр белән танышырга мөмкинлек бирә торган программа. 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары шундый мөмкинлектән файдаланып, барлык биремнәрне дә зур кызыксыну белән үтәделәр, командада эшләү буенча белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.