Центральная детская библиотека

"Моцартның тылсымлы дөньясы"

27 гыйнварда иң атаклы һәм популяр классик композиторларның берсе - Вольфганг Амадей Моцарт туа. Аның музыкасы бөтен дөньяга билгеле һәм төрле яшьтәге кешеләр тарафыннан яратылып кабул ителә.

 

"Уку өчен!" проекты кысаларында 8нче мәктәпнең 2 в сыйныф укучылары өчен иҗат сәгате узды. Ул Австрия композиторының тууына 270 ел тулуга багышланган иде. Балалар Моцартның балачагы һәм яшүсмер чагы, шулай ук кечкенәдән үк музыка язарга сәләте турында белделәр, аларның яңгырашына карап музыка коралларын зур кызыксыну белән чиштеләр