Центральная детская библиотека

"Тукай абый әкиятләре"

“Тукай абый әкиятләре” - серле бакча кебек могҗизалы ил. Ул һәркемне үзенә чакырып тора. Нәни бала күңелендә Шүрәлеләр, Су анасы, кәҗә белән сарык, бала белән күбәләкләр аерым урын тота.

 

Китапханәбездә шул исемдә оештырылган күргәзмәбездә барлык геройлар бергә җыелган. Тукай абый балалар күңелен аңлап, кызыклы образлар тудырып әлеге темаларга җавап табарга, еш кына баланың үзеннән геройларның кылган гамәлләреннән сабак алырга өнди.

 

"Тукайлы балачак” әдәби клубына йөрүче укучыларыбыз шагыйрьнең иҗаты белән танышып кына калмыйча, аның әкиятләре һәм шигырьләренә бәйле ребуслар һәм табышмаклар чишеп, үзләренең зирәклекләрен дә сынадылар.

 

Сезне дә, дусларым, юбилярыбызның иҗаты белән танышырга китапханәбездә көтеп калабыз.