"Фетрдан светофориклар"
Хәзерге вакытта, автомобиль сәнәгатенең зур үсеше белән бәйле рәвештә, төрле яшьтәге балалар катнашында аварияләр һәм бәхетсезлек очраклары саны арта. Шуңа күрә балаларны кечкенәдән үк урамнарда, юлларда, транспортта үз-үзеңне һәм шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләренә дә өйрәтергә кирәк.
«Бөтен гаилә өчен якшәмбе ялы» проектына килгән нәниләр һәм аларның әти-әниләре белән бергә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында сөйләштек, мультгерой Коржик белән бергә төрле уеннар уйнадык. Ә иҗат остаханәсендә «Фетрдан светофориклар» ясадык.