"Ленинград блокадасы "
Бүген «ӘдәбиТур» проекты кысаларында Ленинград блокадасына багышланган мөһим һәм әһәмиятле хәтер дәресе узды. Чарада 2 нче гимназиянең 8 Г сыйныф укучылары катнашты.
Балалар камалышта калган шәһәр тарихын искә төшерделәр, ленинградлыларга төшкән кыенлыклар белән таныштылар, блокаданың коточкыч көннәрен кичергән кешеләрнең батырлыклары турында сөйләгәннәрен ишеттеләр. Ныклык һәм исән калу символына әверелгән легендар блокада икмәгенең составы турында сөйләүгә аерым игътибар бирелде. Таня Савичева тарихын да тетрәнү белән тыңладылар.
Мондый очрашулар яшь буынга әтә-бабаларының үткәннәрен яхшырак аңларга һәм Бөек Ватан сугышы геройларына хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә