Центральная детская библиотека

Һади Такташ “Тәүфыйклы песи"

Татарча да яхшы бел" проекты кысаларында 7нче балалар бакчасының 9нчы төркем нәниләре китапханәбездә кунакта булды.

 

Танышу экскурсиясеннән соң, балалар юбиляр язучыбыз Һади Такташның “Тәүфыйклы песи” әсәре белән таныштылар, кечкенә генә мини-театр карап хозурландылар.

 

Чара ахырында песи һәм Акбайны дуслаштыру өчен хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Мондый җылы очрашулар киләчәктә дә булыр дигән өметтә саубуллашабыз һәм балаларны китапханәбездә көтеп калабыз