"Кай һәм Герда Яңа елны коткаралар"
Сәлам Дуслар! Мин-Герда, кайчандыр кар һәм боз аша Кайны коткару өчен озын юл үткән кеше.
Бүген сезнең өчен шатлыклы хәбәр - без балалар белән бергә Кар патшабикәсенең бозлы йөрәген эреттек. Үзләренең җитезлеген, кыюлыгын һәм зирәклеген күрсәтеп, укучылар «җитезлек чаткысы, дуслык чаткысы, көлү чаткысы "н табарга ярдәм иттеләр һәм Яңа елны коткарып калдылар. Ә рәхмәт йөзеннән Кыш бабай белән Кар Кызы чыршы уенчыклары ясау буенча мастер-класска чакырдылар.