"Кай һәм Герда Яңа елны коткаралар"
Тылсым-ул бозлы йөрәкнең бала көлүеннән эреп китүе! Кыш бабай шулай ди, һәм мин моны хәзер тәгаен беләм. Бүген Түбән Кама шәһәренең 33 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм 8 нче мәктәп укучылары үзләренең елмаюлары һәм җырлары белән мине мәңгелек Кыш патшалыгыннан ялтырап торган бәйрәм дөньясына күчерделәр! Без уйнадык җырладык, биедек һәм елаганчы көлдек!
Яңа елның һәр көне сезгә елмаюлар, рәхәтлек һәм без бергә иҗат иткән Яңа ел әкиятен бераз гына китерсен.
Сезнең Кар кызы.