"Һөнәрләр шәһәрчеге"
"Татарча да яхшы бел" проекты кысаларында 1нче балалар бакчасының 5нче төркем нәниләре янәдән китапханәбездә кунакта. Бүгенге темабыз - "Һөнәрләр шәһәрчеге" дип атала.
Булачак һөнәренә беренче адымнарын бала кечкенә чагында ук ясый, табиб, пешекче, сатучы, шофер - үз тирәсендә күргән белгечлекләрне уйный.
«Профессиягә уйныйбыз» сериясендәге уенчык-китаплар, нәниләр өчен тематик энциклопедияләр, балалар шагыйрьләренең шигырьләре баланың дөньяга карашын киңәйтеп кенә калмыйча, ял итүне дә күңелле һәм файдалы итә!
Менә бүген дә бик күп каршылыклар аша үтеп, биремнәрне үтәп, эш кораллары белән танышып, һәнәр ияләре турында табышмаклар чишеп, профессор Всезнайканың сорауларына җаваплар табып, вакытларын күңелле үткәрделәр. Һәм киләчәктә кем булырга теләүләрен дә бәян иттеләр