Центральная детская библиотека

"Муми-тролль һәм башкалар"

Быел фин балалар язучысы Туве Янссонның «Муми-тролль әтисенең мемуарлары» китабының берсе үзенең юбилеен билгеләп үтә. Китап 1950 елда дөнья күрә.

 

Бүген «Экранда китап» проекты кысаларында балалар Туве Янссонның «Муми-троль һәм башкалар» дип аталган әкиятләре буенча эшләнгән мультфильмын карадылар. Муми-тролльләр-кешегә охшаган тормыш алып баручы, гаилә коручы, балалар тәрбияләүче, торак төзекләндерүче гаҗәеп җан ияләре. Әкият геройлары балаларны дус булырга, авырлыкларны җиңәргә һәм чын хисләрне кадерләргә өйрәтә.