"Кай һәм Герда Яңа елны коткаралар"
Бүген минем патшалыкка 19нчы мәктәпнең 1нче А сыйныф укучылары һәм Кай белән Герда килделәр. Нинди яхшы күңелле, дус һәм шук балалар! Нәниләрнең шундый булулары минем ачуымны чыгарды. Шуңа күрә мин вакытны сандыкка яшердем. Балалар таба алмаслар, дип уйладым. Ләкин, мин ялгыштым. Алар көчлерәк булып чыктылар.
Һәм дөресен әйтергә кирәк: балкып торган күзләрне күреп, балаларның көлүләрен ишетеп, минем эчемдә дә нәрсәдер үзгәрә башлаганын аңладым. Бу миңа кечкенә чагымны һәм могҗизаларга ышанган вакытларны искә төшерде.
Мин сезгә сүз бирәм: бүгеннән башлап уңай якка үзгәрергә тырышырмын, башка начарлыклар эшләмәм. Әйдәгез, бергәләп мәхәббәт һәм бәхет белән тулы киләчәк булдырыйк!
Сезнең Кар патшабикәсе.