Центральная детская библиотека

Гашыйк булган машина

Бу якшәмбедә Гыйззәтовлар гайләсе Роберт Миңнуллин иҗатының тылсымына чумдылар, аеруча «Гашыйк булган машина» шигыре кызыксындырды, табигатькә зыян китермәс өчен чәчәккә гашыйк булган машина җәяү китергә булган.
Балалар үзләренең махсус, куркынычсыз машиналарын ясап карадылар, алар йөреп кенә калмыйча, чүп җыеп, чисталыкны сакларга да ярдәм итәләр. Игелек һәм тынычлык турында кайгырту белән тулы җылы гаилә көне булды.