Центральная детская библиотека

"Минем яраткан уенчыгым"

Уенчык - баланың туган көннәреннән үк беренче юлдашы, ул безнең балачагыбызның аерылгысыз өлеше булып тора, интеллектуаль, иҗади һәм физик сәләтләр үсешенә йогынты ясый.

 

"Бөтен гаилә өчен якшәмбе ялы" проектында катнашучылар белән уенчыкларның төрлелеге турында сөйләштек, А.Барто шигырьләрен искә төшердек. Ә тагын балалар һәм аларның әти-әниләре рәхәтләнеп үз куллары белән йомшак уенчык та ясадылар.

 

Очрашу нәниләр өчен үзләренең иҗади сәләтләрен һәм укуга мәхәббәтен үстерү өчен менә дигән мөмкинлек булды, ә ата — аналар өчен-башка гаиләләр белән бергә күңелле вакыт үткәрү иде.