"Кыш бабай һәм җәй"
Кыш бабайга ничә яшь икәнен беркем дә белми. Әмма Россиядә аның туган көнен 18 ноябрьдә бәйрәм итәләр. Нәкъ менә аны, Кыш бабайны, әкияти һәм тылсымлы Яңа ел бәйрәмнәрендә аңа һәм тылсымга ышанган һәркем түземсезлек белән кунакка көтә.
Бу гаҗәеп бәйрәм турында "экранда китап" проектына килгән балалар белән сөйләштек. Малайлар һәм кызлар Кыш бабай белән бәйле вакыйгалар белән таныштылар, "Кыш Бабай һәм җәй" дигән матур совет мультфильмын карадылар һәм әкиятнең үзләренә охшаган мизгелләрен рәсемгә төшерделәр.