"Әкият көне"
Көзнең яңгырлы салкын көнендә китапханәбездә "Әкият көне" билгеләп үтелде
Балалар һәм ата-аналар бергәләп югалган әйберләрне тылсымлы әкиятләренә кайтардылар һәм бик күп кызыклы биремнәр башкардылар, хәтта үзләре дә әкиятне сәхнәләштерделәр.
Ә сез бу тылсымлы әйберләрнең кайсы әкияттән икәнен беләсезме?
Алтын тарак
Кабак белән тылсымлы таяк
Хуш исле кайнатма
Алтын ачкыч ️
Бер банка бал?
Җавапларыгызны көтеп калабыз