Центральная детская библиотека

"Юл әлифбасын һәркем белергә тиеш!"

Бүген бездә кунакта 93 нче балалар бакчасының 9 нчы төркем нәниләре кунакта булды. Алар белән без юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган уен-викторина үткәрдек.

 

Коржик белән Карамельканың килүе безнең чараның якты бизәге булды! Бу кызык персонажлар шундук барлык сабыйларның игътибарын җәлеп итте, шатлык һәм күңел ачу атмосферасы тудырды. Балалар викториналарда һәм мастер-классларда актив катнаштылар.