Центральная детская библиотека

"Гарри Поттер һәм сихерләнгән бүлмә "

Чыннан да бүген тылсымлы көн! Китаплабның «Гарри Поттер һәм сихерләнгән бүлмә» мотивлары буенча иҗади сменасы зур уңыш белән узды һәм онытылмас тәэсирләр калдырды. Ике сәгать эчендә балалар тылсым һәм маҗаралар дөньясына чумдылар,кыйммәтле тылсымлы артефактлар һәм ачкычларны җыйдылар, аннары, борынгы явызлыкны мәңгегә җиңү өчен, тәвәккәллек белән сихерләнгән бүлмәгә керделәр....

 

Бу юлда яшь тылсымчылар Доббига носкилар җыеп иреккә чыгарга ярдәм иттеләр, Убырлы белән тылсымлы төнәтмәләр ясадылар, Василиска еланының лабиринты белән очрашу да аларны читләтеп үтмәде! Ләкин балалар барысын да намус белән җиңеп чыктылар! Ә тагын алар үзләренең саклык чараларын – ачык агач значокларын булдырдылар, тылсымлы Көзге порталын да оста гына уздылар һәм уй-фикерләрне укый торган эшләпәгә иң яшерен һәм көлке фикерләрне дә укырга рөхсәт иттеләр.