"Кил син безгә, Сөмбелә!"
Татарча да яхшы бел!” проектына кунакка 90нчы балалар бакчасы нәниләре килгән иде.
Алар белән халкыбызның иң гүзәл, соңгы вакытта онытылып барган бәйрәмнәренең берсе - "Сөмбелә" бәйрәме үткәрдек. Ә нинди бәйрәм соң ул һәм ни өчен аны "Сөмбелә" дип атыйлар? Шул сорауларга җаваплар эзләдек, табышмаклар чиштек, дидактик уеннар уйнадык. Кышка әзерләнүче Тиенкәйгә дә кәрзинендәге уңышларын җыярга ярдәм иттек. Ә яфраклар белән бию, Сөмбелә белән көз турындагы җыр, үзләре белән алып килгән шигъри күчтәнәчләр һәркемнең күңеленә хуш килде.
Бәйрәмнән һәркем үзенә яхшы, күтәренке кәеф алып кайтып китте.