Центральная детская библиотека

"Көзге яфраклар"

"Бәләкәч» проектына килгән балалар вакытларын бик күңелле үткәрделәр.

 

«Көзге яфраклар коелу" дип исемләнгән чара алар өчен көзге табигать дөньясына чуму, иҗади сәләтләрен үстерү һәм дөньяга карашларын киңәйтү өчен менә дигән сәбәп булды.

 

Яфраклар белән бию кеченәләрне позитив һәм шатлык белән тулыландырды, музыка ритмын тоярга һәм иркен хәрәкәтләнергә ярдәм итте. Уеннарда һәм эстафетада катнашып, балалар җитезлек, команда рухы һәм җиңү теләген күрсәттеләр. Әниләр белән бергәләп көз турында китап уку балаларның табигать турындагы белемнәрен киңәйтте, тирә-юньдә барган үзгәрешләрне аңларга ярдәм итте.