Центральная детская библиотека

"Миләш ботагы"

Арт-терапия "Иҗат итү җиңел". "Миләш ботагы" натурасыннан рәсем ясау.

 

Көз — елның матур вакыты. Табигать кышка әзерләнә башласа да, барыбер үзенең матурлыгы белән гаҗәпләндерүен дәвам итә. Ул үзенең буяулары белән таң калдыра. Агачларны талантлы рәссам буяган кебек тоела. Бу чорда миләш аеруча матур.

 

Бүген мастер-класста катнашучылар кәгазьне акбурлар белән буядылар һәм растушевка алымын кулландылар. Иҗади материалның күптөрлелеге һәм индивидуаль якын килү балаларда сурәтләү эшчәнлегенә кызыксыну, табигатькә һәм матурлыкка мәхәббәт тәрбияли.