"Аю баласы -Винни-пух"
«Экранда китап» проекты кысаларында балалар Винни - Пух турында мультфильм карадылар. Алар 1926 елның 14 октябрендә Винни - Пух турында беренче китап басылып чыгуын һәм бу көн тарихка легендар аюның туган көне буларак кереп калуын белделәр!!!
Йомшак аю баласы Винни-Пух язучы Алан Милнның хыялында дөньяга килгән. XX гасырның иң танылган балалар әдәбияты геройларының берсенең реаль прототибы булган. Аю баласы турындагы тарихлар язучының улы Кристофер Робен өчен иҗат ителгән.