Центральная детская библиотека

"Конфетлар турында табышмак"

Бүген безнең китапханәдә «Бәләкәч» проекты буенча балалар өчен мавыктыргыч дәрес булып узды. Ата-аналар һәм балалар Э.Успенскийның «Конфетлар турында табышмак» шигыре белән таныштылар. Һәм курчак белән гаҗәеп сәяхәткә чыктылар!

 

Балалар конфетлар эзләделәр, пластилиннан фигуралар әвәләделәр, рәсем ясадылар һәм музыка уен коралларында да уйнадылар.

 

Дәрес бик кызыклы килеп чыкты. Җылы һәм уңайлы китапханәбездә киләсе очрашуларны түземсезлек белән көтеп калабыз!