"Сугыш китап битләре аша карый"
Барыгызны да 12+ залында "Сугыш китап битләре аша карый" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән танышырга чакырабыз.
Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң күп еллар үтте, әмма бу темага кызыксыну сүнми. Бүгенге буын ерак фронт елларына игътибар итә, Совет солдатларының батырлыгына соклана.
Хәтерне саклаучылар булып китаплар кала. Сугыш турындагы һәр әсәр халкыбызга шул фаҗигане җиткерергә омтыла.