"Көзге пейзаж"
Менә елның иң гүзәл, романтик һәм матур вакыты – алтын көз килеп җитте. Парклар, бакчалар төрле исләр, төсмерләр һәм яхшы кәеф белән тулы. Җилдә әкрен генә тирбәлеп агач яфракларын коя.. Шул мизгелне безнең дә истә калдырасы килде.
Бүген "Иҗат итү җиңел"арт-терапиясенә килгән кызлар шулай эшләделәр дә. Алар үз эшләрен пуантилизм техникасында башкарып, бик матур "Көзге пейзаж" ясадылар.