"Ватан герое"
Китапханәбездә махсус хәрби операциядә катнашып, батырларча һәлак булган Маняпов Шәүкәт Шакир улына багышланган «Герой СВО-герой Отечества» күргәзмә - истәлеге эшләнгән.
28 яшьлек Шәүкәт Маняпов үз гомере хисабына иптәшләрен үлемнән саклап калган. Аның ярдәмендә дошман безнең илебезгә һөҗүм итә алмый кала. Ул үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Ватан өчен гомерен корбан иткән героебызны беркайчан да онытмыйк!