"Китап патшалыгында"
Түбән Кама шәһәренең 44 нче "Мирас" балалар бакчасы балалары беренче мәртәбә китаплар яши торган гаҗәеп урынга мавыктыргыч сәяхәткә килделәр.
Алар китап уку кагыйдәләре белән таныштылар, каталог, периодика кебек яңа сүзләр өйрәнделәр, китапханәче апалар турында белделәр, яңа китап-журналлар карадылар һәм әкият герое - хәйләкәр төлке белән кызыклы уеннар уйнап куандылар.