Центральная детская библиотека

"Туган ягым - яшел бишек"

Яраткан шәһәребез Түбән Каманың туган көне уңаеннан, нәниләр һәм аларның әти-әниләре бу бәйрәмне билгеләп үтү өчен китапханәгә җыелдылар! Балалар, станцияләр буйлап йөреп, биремнәрне үтәделәр, күңелле уеннарда катнаштылар һәм әти-әниләре белән бергә Түбән Камага багышланган матур блокнот ясап куандылар. 

 Очрашу җылы һәм дустанә атмосферада узды, туган ягын яратучыларны берләштерде.