Центральная детская библиотека

"Көзге чебиләр" Равилә Шәйдуллина

«Бөтен гаилә өчен якшәмбе ялы» проекты үз эшен дәвам итә. Бүген китапханә Гыйззәтовлар гаиләсен шатланып каршы алды, балалар җәй көне үсеп, яңадан безгә килделәр.

 

Әдәби сәяхәт шагыйрә һәм язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Равилә Шәйдуллинаның «Көзге чебиләр» китабы буенча узды. Кечкенә дусларыбыз аның иҗаты, кызыклы шигырьләре белән таныштылар, мавыктыргыч хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар һәм үз куллары белән фетрдан органайзер ясадылар.

 

Якшәмбе ялын гаиләгез белән безнең китапханәдә үткәрегез!
Чарага 8 8555 39-82-61 телефон номеры буенча язылырга мөмкин.