"Юл йөрү кагыйдәләрен исеңнән чыгарма!"
Бүген 1 нче урта мәктәпнең 4 А сыйныфы укучылары Түбән Кама районы ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге инспекторы белән очрашты. Полициянең өлкән лейтенанты Ландыш Дамировна укучыларны Түбән Кама шәһәре территориясендә балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәте статистикасы белән таныштырды.
Очрашу барышында балалар ЮХИДИ инспекторының эше белән таныштылар, уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар, инспекторның сорауларына җавап бирделәр һәм мультфильмнар карадылар.
Очрашу укучыларга юлда куркынычсызлыкның мөһим кагыйдәләрен яхшырак үзләштерергә ярдәм итте.