Центральная детская библиотека

"Алиш абый әкиятләре"

"Татарча да яхшы бел" проекты кысаларында 1нче балалар бакчасының 5нче төркем нәниләре китапханәбездә кунакта булды. Алар «Алиш абый әкиятләре» буйлап сәяхәткә чыктылар.

 

Балаларны яраткан, алар белән аралашкан, аларның телен, теләкләрен, дөньяга үзенчәлекле карашларын яхшы белә торган кеше булган Абдулла Алиш. Чарада балалар язучының иҗаты белән таныштылар, әкиятләрен тыңлап хозурландылар.

 

Шулай ук үзләрен тапкырлыкта, осталыкта да сынап карадылар. Ертылган китап битләрен эзләп таптылар, буталган әкиятләрне җайга салдылар, югалган койрыкларны хуҗаларына тапшырдылар, татар халык уены “Капкалы” белән дә таныштылар.

 

Әкиятләрне барлык балалар да ярата: тылсым һәм маҗаралар мавыктыра, күңелне ача, яхшылыкка һәм гаделлеккә өйрәтә.