"Кыз һәм фил"
Бүген, «Экранда китап» проекты кысаларында, без балалар белән ️ «Кыз һәм фил» мультфильмын карадык.
Бервакыт фил сурәте төшерелгән афиша күреп, аны күрергә хыялланган кечкенә Надя турындагы күңелне нечкәртерлек вакыйга бу. Ләкин яңгыр планнарын бозганлыктан һәм күңел төшенкелегеннән кыз авырып китте. Беркем дә — докторлар да, дарулар да, тәм-томнар да аның шатлыгын кире кайтара алмадылар.
Мультфильмны караганнан соң балалар тәэсирләре белән уртаклаштылар, геройларның характерлары турында сөйләделәр, кызыклы биремнәр үтәделәр, фил турында күбрәк фактлар белделәр.