"Халык уеннары"
Идел буе - күпмилләтле төбәк, анда руслар, татарлар, башкортлар, марилар һәм башка бик күп төрле милләт халкы яши. Алар барысы да бер-берсе белән дус, тату яши, бер-берсенең гореф-гадәтләрен хөрмәт итә һәм кадерли. Һәр халыкның үз милли уеннары бар.
Бүген Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында малайлар һәм кызлар төрле милләт халыкларының яңа уеннары белән таныштылар һәм «Йөзек салыш», «Канат тартышу», «Йөгерек ат», «Убырлы карчык», «Юрта» кебек уеннарда үзләрен сынадылар.