Центральная детская библиотека

"Яраткан китап геройлары - экранда!"

Сер түгел, сәнгатьнең ике төре – кино һәм китаплар үзара бик тыгыз бәйләнештә һәм дус. Бер тапкыр кызыклы китапны укыгач, без китап геройлары белән экранда очрашабыз. Бик күп китаплар экранлаштырыла – әкиятләр, маҗаралы һәм фантастик хикәяләр, классик әсәрләр.

 

Бүген балалар яраткан китап һәм мультгеройларны искә алдылар, "Яраткан китап геройлары - экранда! "викторинасында катнаштылар. Яхшы фильм, китап кебек үк, дуслашырга һәм теләктәшлек күрсәтергә, иптәшләргә ярдәм итәргә, көчсезләрне якларга, юмарт һәм киң күңелле булырга өйрәтә.