Центральная детская библиотека

"Рәсәй җаны - аның символларында"

"Рәсәй җаны - аның символларында" тарих сәгате.

 

Бүген безнең китапханәдә "Балкыш" социаль приютыннан килгән кызлар булды. Алар белән Россиянең Дәүләт флагы турында сөйләштек һәм топперлар ясадык.

 

Дәүләт флагы - хакимиятнең рәсми символы, дәүләтнең суверенитетын гәүдәләндерә. Флаг илебезнең тарихи юлын гына түгел, ә хәзерге бердәмлекне дә чагылдыра.

 

Балалар чара барышында әләм турында күп кенә кызыклы фактлар белделәр һәм ана хөрмәт ул – үз тарихыңа, мәдәниятеңә һәм гореф-гадәтләреңә хөрмәт дигән нәтиҗәгә килделәр.