"Бөтендөнья китап сөючеләр көне"
9 август - Бөтендөнья китап сөючеләр көне.
Бөтендөнья китап сөючеләр көне-тормышыбызның мөһим өлешенә әверелгән әсәрләрне искә төшерү өчен менә дигән сәбәп. Китаплар күңел ачарга гына түгел, ә илһамландырырга, өйрәтергә, үзеңне һәм әйләнә-тирә дөньяны аңларга ярдәм итәргә дә сәләтле.
Безнең һәркайсыбызның яраткан китаплары бар, без аларны яңадан кабат-кабат укыйбыз, аларда ниндидер яңа һәм якын нәрсә табабыз. Бу бездә сагыну хисләре уята торган балалар әкиятләре яки тормыш һәм аның мәгънәсе турында уйланырга мәҗбүр итә торган җитди романнар булырга мөмкин.
Безнең китапханәдә библиоквилт уза. Сез дә яраткан китабыгыз турында сораштыруда катнаша аласыз.
Бу җәйнең иң яраткан китабы буларак сез нинди китапны аерып күрсәтер идегез? Сезнең җаныгызны нәкъ менә анда нәрсә дулкынландыра һәм онытылмас эз калдыра? Җавапларыгызны комментарийларда языгыз.