Центральная детская библиотека

"Женя исемле кызның маҗаралары"

Бүген, 28 июльдә гадәти булмаган бәйрәм - Теләкләр теләү көне билгеләп үтелә.
Тылсымлы китаплар битләре буйлап сәяхәт итүдән дә кызыграк нәрсә юк, шуңа күрә бүген чарага килгән балалар төп героиня Женя белән В.Катаев әкиятләре буенча мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр.

Балалар табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр, кызның гамәлләрен тикшерделәр, аның дөрес булмаган гамәлләрен эзләделәр. Ә иң кызыгы балаларның 7 изге теләкләрен белү иде. Барысы да бертавыштан: сугышлар, янгыннар, ярлылар булмасын, тату яшәсеннәр, ачуланышмасыннар, барысы да исән-сау, сәламәт, матур булсын, бәйрәмнәр күбрәк булсын һәм күчтәнәчләр бүләк итсеннәр, дип теләделәр.